Баландыш авыл китапханәсендә «Китап сезнең өйгә ашыга» акциясе бара, аның барышында китапханәчеләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китап белән аралашу шатлыгы тудыру турында кайгырталар. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова аларның өйләрендә булды, социаль яктан файдалы мәгълүмат, әдәбият һәм вакытлы матбугат яңалыклары белән таныштырды. 22 ноябрьдә өлкән укучыбыз Сәгыйть абый Шакиров янында булып, кирәкле китаплар алып киленде. Ул үзенә күрсәтелгән игътибар һәм яраткан китапларны уку мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле булды.