Шармыш авылы китапханәсендә "Почемучки" клубы балалары өчен коррупция турында танып-белү сәгате узды.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта коррупция бик актуаль проблема булып тора. Балалар белән әңгәмә корганда мәдәният хезмәткәрләре коррупция барлыкка килү, аның сәбәпләре һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. «Сказка о попе и его работнике Балде», «По щучьему велению», «Гуси лебеди», «Петушок и бобовое зернышко» әкиятләрен анализлап, әңгәмәдә катнашучылар барысы да коррупция - ул начар һәм законсыз, кеше һәрвакыт гадел булырга тиеш, һәм дөньяда барысы да акча белән кыйммәтләнми дигән нәтиҗәгә килделәр. Танып-белү сәгате вакытында «Колобок на новый лад» курчак театры куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International