Китапханә хезмәткәрләре балаларны китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырдылар, китапханәнең әһәмиятен аңлаттылар, китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китапханәгә китапларның нинди юллар белән килүе һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр. Балалар, үз чиратында, китап һәм әдәбиятыбыз үсешендә тирән эз калдырган бөек классигыбыз Н.В.Гоголь турында чыгыш ясады. Соңыннан, мәктәп программасына кертелгән «Ночь перед рождеством» әсәре буенча фильм күрсәтелде.