25 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенә Үзәк гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.

2020 елның 27 ноябре, җомга

Китапханәчеләр укучыларны китап эшкәртү бүлеге, уку залы һәм абонемент белән таныштырды. Алар игътибарына төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр, вакытлы мәтбугат басмалары тәкъдим ителде. Укучылар  каталогтан ничек дөрес итеп файдаланырга кирәклеген зур кызыксыну белән тыңладылар. Экскурсия барышында якташ язучыларыбызның иҗаты, белән таныштылар. Ахырдан Советлар Союзы Герое А. К. Ксенафонтов турында презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International