27 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә йөзү буенча 2007-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында ачык турнир узды.

2020 елның 29 ноябре, якшәмбе

27 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә йөзү буенча 2007-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында ачык турнир узды. Мөслим, Әгерҗе, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда. Теләче спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., инструктор-спортсмен Галимов Н. җитәкчелегендә бу турнирда булып кайттылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гыйниятуллин Әмир- 1 урын
Тимербаев Илмир-1урын
Закиров Солтан-3урын
Гайнетдинов Сәет-2 урын
Галимуллина Нәргизә- 2 урын
2007-2008 елгы кызлар эстафетада 3 урын, 2010-2012 елгы малайлар ирекле стильдә эстафетада 2 урын яуладылар.
Бу- бик яхшы күрсәткечләр. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International