Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 2020 нче елның 14 нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

 

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак:

Татарстан Республикасы, Теләче районы, Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы  Башкарма комитеты карамагына түбәндәге вәкәләтләр керә:

1) муниципаль районның муниципаль милкендәге мөлкәтен биләү  һәм аның белән эш итү;

2) муниципаль район чикләрендә җирлекләрне электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру;

3) муниципаль район чикләрендә торак пунктлар арасындагы торак пунктлар чикләре тышында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын, күперләрне һәм башка транспорт-инженерлык корылмаларын тоту һәм төзү, моңа федераль һәм региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары, күперләр һәм башка транспорт-инженерлык корылмалары керми;

4) муниципаль район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтүдә һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу;

5) төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем ирешерлек һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем бирүне оештыру, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән гомуми белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү буенча вәкаләтләр моңа керми;

6) муниципаль район территориясендә һәркем алырлык өстәмә һәм түләүсез мәктәпкәчә белем бирүне оештыру, шулай ук каникул вакытларында балаларның ялын оештыру;

7) опека һәм попечительлек;

8) көнкүреш һәм сәнәгать калдыкларын үтилләштерүне һәм кабат эшкәртүне оештыру;

9) муниципаль архивны булдыру һәм тоту, моңа торак пунктларның архив фондларын саклау да керә;

10) муниципаль район территориясендә торак пунктлар арасындагы каберлекләрне төзек хәлдә тоту, ритуаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру;

11) муниципаль район составына керүче торак пунктларны элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүләр белән тәэмин итү љчен шартлар тудыру;

12) торак пунктларына китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру;

Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты вәкәләтләренең тулы исемлеге белән, Теләче муниципаль районының рәсми сайтында tulachi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми документлар бүлегендә танышырга була.

Яңа короновирус (COVID-19) инфекциясе таралуны булдырмау максатына бәйле рәвештә, кабул итүгә (84360) 2-11-89  телефоны буенча алдан язылу тәкъдим ителә, шулай ук, шәхси кабул итү вакытын чикләү максатыннан, мөрәҗәгать текстын алдан язмача әзерләү зарур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International