1декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Мин бит гади авыл баласы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, аның турында язылган истәлекләр тәкъдим ителде, әсәрләренә әдәби күзәтү ясалды.