“Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар,электрон презентация ярдәмендә һәм китапханәче сөйләве буенча театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар, “Шалкан” әкиятен рольләргә бүлеп укып һәм уйнап карадылар.