Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бәйрәме уңаеннан 28 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йорүче укучылар арасында “Минем әни иң матуры” дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора.