Шуларның берсе бар кешенең дә күңеленә якын бәйрәм - Әниләр көне. Бу бәйрәмдә аеруча әниләргә игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки әниләр – җир йөзендәге иң изге затлар. Алар бәйрәм көнне генә түгел һәр көнне кадер-хөрмәткә лаек. Шул максаттан 27 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән татар халкының “Өч кыз ” әкияте сәхнәләштерелде.