Көзнең соңгы якшәмбесендә матур һәм изге бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә. Иң кадерле бик тә якын кешене сөендерәсе килә! Әни өчен аеруча күңелле бүләк - балаларының мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын күрү. Әни өчен бала кулы белән ясалган бүләк алу күп тапкыр кыйммәтлерәк һәм кадерлерәк.