Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Субаш авыл клубында,китапханә белән берлектә, яшүсмерләр өчен "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммун системасын зарарлый һәм тарката торган, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче иммунитет синдромы." – дигән фикергэ килде яшүсмерләр.