Шул максаттан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек”- дип исемләнгән “Билгесез солдат” истәлегенә обелиск янында мәгълүмәти сәгать үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк салдылар.