2 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың “ Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә аның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Аның иҗат җимешләрен китапханәгә килеп күрә аласыз. Сатып алу мөмкинлеге дә бар.