Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Баланыш төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Анда Россия геройларын: А.Невский, Д. Донский, Минин һәм Д. Пожарский, А. Суворов, М. Кутузов, Г. Жуков һәм Ватанның башка данлыклы улларын искә алдылар. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтер саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.