“Бүләк итик йөрәк җылысын”

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

   3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан,  китапханә хезмәткәрләре  мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып “Бүләк итик йөрәк җылысын” исемле очрашу үткәрделәр. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырдылар, истәлеккә китап бүләк иттеләр.

   Шулай ук китапханәдә  ”Язмыш сынауларын җиңеп...” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, Л.Сәләхетдинова китаплары белән беррәттән, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International