Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул уңайдан , Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,  “Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Укучыларга бу датаның тарихы , сугыш кырларында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында сөйләнде, С.Хәкимнең “Йолдыз”,  М.Кәримнең “Билгесез солдат” шигырьләре кычкырып укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International