«Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез»

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре сыйныф җитәкчесе белән берлектә,  укучыларга  Билгесез Солдат көне уңаеннан «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез»дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаучылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаулары турында сөйләделәр. Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International