«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 4 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Ибраһимовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.