Бу көнне Үзәк мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Иртәгәсе көнгә ышаныч белән» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Балаларны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган, тормыш авырлыкларын җиңеп, җәмгыятькә файдалы нәрсә дә булса эшләргә тырышучы танылган кешеләр турында сөйләү кызыксындырды.