2020 елның 17-18 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2011 елда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
2020 елның 19 декабре, шимбә
Безнең районны өстәмә белем бирү педагоглары Илнар Илфат улы Вафин һәм Илнар Камил улы Нәҗметдинов җитәкчелегендә Теләче, Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим иттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча команда 6 нчы урынны яулады.
26 декабрьдә Теләченең үзәк чыршысы янында "По щучьему велению, по Новогоднему хотению!», дип аталган Теләче муниципаль район башлыгының балалар Чыршы бәйрәме оештырылды. Яраткан әкият геройлары - Скомороха, Емеля, Чуртан, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызын бәйрәмдә катнашучылар җылы каршы алды.
Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.