Хөрмәтле энергетиклар!
Яңа елга санаулы көннәр калганда, без һәр елны игелекле һөнәр ияләре - Энергетиклар бәйрәмен билгеләп үтәбез. Көндәлек тормышыбызны, яшәешебезне электр энерг иясеннән башка бер генә минутка да күз алдына китерә алмаган чорда энергетиклар иңендә никадәр олы җаваплылык, зур вазифа булуын күзаллавы кыентүгел.
Район халык хуҗалыгының бөтен тармакларында да эшнең уңышлы алып барылуы сезнең намуслы, тырыш хезмәтегезгә бәйле.
Шунысы сөендерә: бу системада уз эшен белгән, белемле, үз һенәренең остасы булып өлгергән чын профессионаллар эшли. Моңа кадәр үз алларына куелган бурычларын тиешле югарылыкта хәл иткән энергетикларга бәйрәм көнендә олы рәхмәтебезне һәм ихлас теләкләребезне житкерәбез. Без сезнең потенциаль мөмкинлекләрегезгә, сәләтегезгә, заман таләпләренә җавап бирерлек эш күрсәтә алуыгызга ышанабыз.
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күнелдаи котлап, һәммәгезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тормыш муллыгы телибез. Теләче утлары тагын да яктырак балкысын! Бәйрәмегез белән, хөрмәтле энергетиклар!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.