Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тантананы ачып, катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме, гомумән, яңа 2021 нче ел белән тәбрикләде. Кыскача 2020 нче елда эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырып үтте.
Бәйрәмгә шулай ук төрле өлкәләрдә җиңү яулаган укучылар әти-әниләре, укытучылары белән чакырулы иде, һәм алар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада “Дети рисуют страну” исеме астында 14 нчы тапкыр уздырылучы Республика рәсем конкурсының район этабында җиңүчеләр дә бүләкләнде. Бүләкләрне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тапшырды.