3 февраль көнне Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 113 ел тулды.

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 февраль көнне Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 113 ел тулды. Әлеге уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә укучыларга “Фатих Хөсни – үзе бер дөнья...” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Ф. Хөснинең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация  күрсәтелде, әдипнең “Малай һәм солдат” әсәре кычкырып укылды. Шулай ук китапханәдә язучының иҗатына багышланган күргәзмә эшли, ә социаль челтәр битләрендә “Татар әдәбиятының якты йолдызы” исемле презентация тәкъдим ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International