Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җыр-биюләр, шигърият һәм татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль-әйтемнәр, такмаклар һәм тизәйткечләр аша телебезнең байлыгы, матурлыгы күрсәтелде. Бәйрәм барлык тамашачылар һәм катнашучылар тарафыннан бергә"Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.