2 февраль көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Нурлар» клубына йөрүче балалар өчен “Терроризм... Һәрвакыт уяу бул!" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырды. Чарада укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, террорчыларның нинди максат белән эзәрлекләве турында аңлатылды, Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар , кылынган башка террорчылык акцияләре турында сөйләнде. Балалар гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту кагыйдәсен беделәр. Китапханәче террорчылык куркынычы гамәлләре турында язылган буклетлар таратты.