Бүгенге көндә балаларга табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында күбрәк белергә кирәк, чөнки ул безнең тормыш чыганагы!
Шул максаттан Теләче №2 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче «Нәни экологлар» өчен «Табигать-тиңсез хәзинә», дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Бәйрәм балаларга экологик белемнәрне киңәйтергә, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытырга һәм чүп-чарны аерым җыю турында белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте.
Балаларга бәйрәмдә күңелсезләнергә туры килмәде,чөнки аларга кунак булып Урман хуҗасы белән Су кызы килгән иде. Балалар килгән кунакларга үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: ике командага бүленеп, «Табышмакны чиш”, “Мусорны арала” кызыклы экологик уеннарда катнаштылар һәм төрле эстафеталарда көч сыныштылар. Бәйрәм барышында шулай ук табигатьне саклау турында җырлар җырланды, биюләр башкарылды, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында шигырьләр сөйләнде.
Балаларның канәгать йөзләрен күрү безнең өчен бик күңелле булды. Ә бүләксез нинди бәйрәм соң? Бәйрәм азагында, барлык балаларга да Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең экологик тәрбия буенча белгече Латыш Ф. К. Һәм «Ашыт» төбәк әһәмиятендәге күп юнәлешле дәүләт табигый тыюлыгы белгече Адбрахманова Г.И. бүләкләр тапшырды