2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз" IV Бөтенроссия акциясенә кушылды.

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Китапханәче Мухаметшина Г.И. балаларга Бөек Ватан сугышы, партизаннар хәрәкәтенең роле, герой- пионерлар турында сөйләде. Укучылар  китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар тәкъдим ителде. Акциянең максаты: балаларда илебезнең героик үткәне мисалында патриот хисе тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International