“Безнең балачакка юл китап аша”

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

3 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китап   сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар  “Безнең балачакка юл китап аша” дип исемләнгән китаплар иленә сәяхәт иттеләр. Китапханәче укучыларны китаплар белән таныштырды, китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүе һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүе, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүе хакында  сөйләде. Балалар китапларны ничек сайларга, уку залында үзеңне  дөрес тотарга, китапка сакчыл карарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International