4 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IV Россиякүләм Акциясенә багышланган китап күргәзмәсе оештырып башлангыч сыйныф укучыларына тәкъдим итте һәм алар белән әңгәмә үткәрде. Балаларга яшь геройларның батырлыгы турында тыңлау аеруча кызык булды. Тәкъдим ителгән китаплардагы вакыйгалар китап укучыларны сугыш елларына кайтарды. Укылган әсәрләрдәге геройлар балаларда бердәмлек, ярдәмчеллек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.