5 нче февраль көнне “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” яшьләр халык иҗаты фестивале Олы Мәтәскә авыл җирлегендә башланып китте. Безнең җирлектә җырга-моңга гашыйк халык яши. Бу фестивальдә дә җирлегебезнең талантлы яшьләре бик актив катнаштылар. Аларның һәрбер чыгышы тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде.