Казаклар авылы китапханәсе “Гореф – гадәт, йола югалмаган...” дигән проект нигезендә эш алып бара.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Өлкәннәр ярдәмендә онытыла барган йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне барлыйбыз, фольклор кичәләр үткәрәбез. Бу проектның төп максаты: киләчәк буынга йолаларыбызны, уен – җырларыбызны тапшыру. 5 февраль көнне «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» дип исемләнгән альбом эшләнде. Бу альбомда өлкәннәр авызыннан язып алынган җырлы – биюле уеннар урын алды. Шулай ук фольклор кичәләр үткәрү өчен сценарийлар һәм чигү үрнәкләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International