8нче февраль көнне Теләче авылы мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Ел да оештырыла торган бу җыенда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов А.Н., Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н., районыбызның башка тармак җитәкчеләре һәм җирлектә яшәүче кешеләр катнашты. Җыенда безнең Теләче 2нче балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Ф.Ф. чыгыш ясады, ул балалар бакчасының эшчәнлегенә кыскача анализ ясады.