Алан авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Китап алсам кулыма, нур сибелә юлыма!” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Китапханәче балаларга уен формасында  китапханәдә үз-үзеңне тоту һәм китапханәгә язылу кагыйдәләре турында сөйләде. Яңа китаплар күргәзмәсе үзенең төрлелеге, матурлыгы белән балалар күңеленә  хуш килде. Алар зур кызыксыну белән  китаплар белән ничек дөрес мөрәҗәгать итү, китаплар ни өчен  кирәк һәм ничек барлыкка килү турында сөйләүне тыңладылар. Укучылар бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр һәм китапханәчегә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International