Шармыш авылы китапханәчесе «Сестрички привычки» исеме астында саф һавада сәламәтлек дәресе үткәрде.

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Шармыш авылы китапханәчесе «Сестрички привычки» исеме астында саф һавада сәламәтлек дәресе үткәрде. Әлеге очрашу вакытында китапханәче балаларга спортның сәламәт яшәү рәвешенең бер өлеше булуы турында сөйләде. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнаштылар, кемнең нинди спорт төре белән шөгыльләнүе, үзләренең спорт казанышлары турында сөйләделәр.  Үзләренең көчләрен, җитезлекләрен  спорт ярышларында күрсәттеләр. Шулай ук  «Все о вашем здоровье» дигән күргәзмә әзерләнде, анда спортның төрле төрләре, сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим ителде. Уртак көч белән бу чарага плакатлар әзерләнде, алар безнең күргәзмәне бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International