11 февраль көнне Баландыш мәдәният йортында “Булган алар, тарихта милләт эзен сакларга тырышучы олуг затлар - аларның иң олысы һәм иң бөеге – Илһам Шакиров” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Бу информацион сәгатьтә яшь буынга олуг затларыбыз турында мәгълүмат бирелде. Презентация аша укучылар халкыбызның яраткан улы, профессиональ җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштылар, татар музыка сәнгате, җыры белән кызыксындылар.