Туган ил, туган җир, туган тел...

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Кешене кеше иткән , халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате , җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре белән дан тота авылым, төшләргә кереп саташтыра торган туган як нәкъ шушындый була инде ул.   11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүчеләр белән “Яклыйк,саклыйк сине Туган җир!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Бу чарада укучыларга туган илнең, туган җирнең, туган авылның никадәр якын һәм кадерле икәнен аңлаттылар. Алар үзләре дә туган авылны ничек яратуларын сөйләделәр. Кичә бик үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International