Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең балалар бакчасында Туган тел елына багышланган планның беренче эш төре "Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте"дигән темага зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әңгәмә үткәрелде."Туган телем" дигән бәйрәм бакчадагы балаларны, тәрбиячеләрне тагын да берләштерде. Бу бәйрәмдә милли уеннар, җырлар, шигырьләр бер- берсенә үрелеп барды. Олысы-кечесе бергә күңел ачты,туган телнең көчле, татлы, ләззәтле тел булуына якынлыгына, газиз булуына инанды.