16 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә, “Бала шәхесен формалаштыруда туган теленең роле” дип исемләнгән методик атналык кысаларында, районыбызның башлангыч сыйныф укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә “Орнаментлар” дип аталган мастер-класслар булып узды. Мастер-классларны өстәмә белем бирү педагоглары үткәрделәр, алар: Шаипова Раъно Исам кызы “Яулык апплекациясе», Галимзянова Фәния Габделхак кызы “Туган тел китабы”, Вохмина Гөлия Рашат кызы “Орнаментлар”. Районыбызның Алан, Лесной, Теләче, Шәдке, Үзәк мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары катнаштылар.