16 нчы февраль көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тышутырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган төп мәсьәләләр:
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д.С., Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Трофимов Р.Ю., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т. Хадиевлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.