"Хезмәткә һәм оборонага әзер"

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне, "Батыр" спорткомплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер"Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.  Безнең Баландыш төп мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучылары Галимова Зәринә ,Тимербаев Әмир, 5 нче сыйныф укучысы Хайретдинов Ибрахимнар  - 2 урыннар,  4 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә -1 урын алдылар.Шулай ук 14 февраль көнне Теләче чаңгы базасында 1-11 сыйныф укучылары арасында «Татарстан чаңгы юллары - 2021» район ярышы уздырылды. Баландыш төп мәктәбе  укучылары  да  бу  ярыштан  читтә калмады.  Заббарова Фәридә һәм Хайретдинов Ибрахим 1 урын алдылар.  Барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы  елларда  да  унышлар  телибез.!  (Җитәкчеләре: Заббаров А.Ф.)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International