2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында татар халкының милли баш киемнәре: түбәтәй, калфак тарихы буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар баш киемнәренең чигелеш үзенчәлекләре һәм бизәкләрнен аңлатмалары белән таныштылар.