Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 12 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә "Җәлил шигырьләрен укыйбыз" дип исемләнгән шигъри марафон уздырды. Шагыйрьнең тормыш юлы, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Балалар шул хакта белделәр, шигырьләрен аеруча матур итеп яттан сөйләделәр. Барлык актив катнашучыларга Грамоталар һәм бүләкләр бирелде.