Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. 15 нче февраль көнне герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел тула. Шул унайдан 13 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Исемең калды моңлы бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укычыларга да төрле сораулар бирелде һәм алар тарафыннан тулы җаваплар алынды.