Чара барышында балаларга пионер-геройлар, яшь антифашистларның Бөек Ватан сугышы елларында илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. «Зур сугышның кечкенә геройлары» видеопрезентациясе укучыларга Леня Голиков, Зина Портнова, Валя Зенкина, Аркадий Каманин, «Яшь гвардия» яшерен антифашист оешмасы балалары, Галя Комлева һәм Владимир Казначеев турында сөйләде. Чара яшь сугышчылар батырлыгына багышланган шигырьләр уку белән үрелеп барды. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.