Яшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклаучылар статусын күтәрү, әхлакый позицияне формалаштыру максатыннан

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Яшьләрне гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклаучылар статусын күтәрү, әхлакый позицияне формалаштыру максатыннан Әбде авыл китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә Самойлова Ольга Андреевна янына бардылар. Укучылар Әфганстан Демократик республикасында сугыш вакыйгаларында катнашкан улы Самойлов Геннадий Борисович турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңладылар. Фидакарь хезмәте өчен Геннадий бик күп бүләкләргә ия. Бу чара балалар алдында Ватан тарафыннан хезмәт итүгә җибәрелгән һәм үз бурычын намус белән үтәгән якташыбызның, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучының батырлыкларын ачарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International