Бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Җырчының туган көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Татар җыры легендасы Илһам Шакиров» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда халык артисты иҗаты турындагы китаплар урын алды, “Җырчы Илһам Шакировка шагыйрьләр сүзе” исемле буклет тәкъдим ителде.