Әлеге уңайдан 14 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән «Җырлы тормыш» исеме астында тематик сәгать уткәрелде. Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты.