Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил. 16 февраль көнне авылыбызның "Әллүки" балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Халкымның батыр уллары” дип исемләнгән кичә булды. Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Китапханәче балаларга шагыйрьнең герой-шагыйрь, батыр, ярдәмчел, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гаиләсе, Чулпан исемле кызы булуы, җәлилчеләр оешмасы булуы турында сөйләде. Балалар да бәйрәмгә буш килмәгән иде. Алар, чын артистларча, М.Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.