«Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Родник» Теләче муниципаль районында» эшләүче хезмәткәрләр ел саен спорт чараларында катнашалар. Районда елда үткәрелә торган волейбол, баскетбол, чаңгы узышлары, йөгерү, йөзү һ.б. спорт төрәренә актив катнашалар. Ел башында социаль өлкә хезмәткәрләре, җыелма командасы, волейбол ярышларында катнашты. "Россия чаңгы юллары-2021" 14.02.20021 елда булып узды, анда безнең хезмәткәрләр катнашты һәм мактаулы өченче урынны яуладылар. Киләсе атнада йөзү буенча ярышлар узачак, анда да безнең катнашу планлаштырыла. Спорт төрләре барлык кагыйдәләр буенча үткәрелә, катнашу өчен табибтан һәр хезмәткәргә медицина белешмәсе рәсмиләштерелә. Ярышларда катнашу сәламәтлек күрсәткече булып тора һәм безнең хезмәткәрләр бик теләп катнашалар.